Версия для слабовидящих |
18+
Выбрать регион

Общественно-политическая газета Нижегородской области

607510, Нижегородская область, город Сергач , улица Советская, дом 35
телефон: +7 (83191) 5-19-49, 5-19-24, 5-10-85
e-mail: tу-yshlek@mail.ru; ty.reklama@yandex.ru

На заметку

Дорогие друзья, уважаемые соплеменники и просто земляки, всем доброго дня. Сегодня предлагаем вашему вниманию "Первую колонку" выходящего номера газеты "Туган як" на татарском языке.

Дорогие друзья, уважаемые соплеменники и просто земляки, всем доброго дня. Сегодня предлагаем вашему вниманию "Первую колонку" выходящего номера газеты "Туган як" на татарском языке. По нашему обращению начали поступать предложения насчет размещения в социальных сетях интернета больше заметок и новостей на татарском языке. Приведенные ими факты имеют место быть, так как сегодня наш татарский язык переживает не лучшие времена. Поэтому нельзя забывать и о тех, кто с родным языком вынужден особо не "дружить". А тем, кому родной наш язык дорог, советуем выписывать газету "Туган як" как в бумажном варианте, так и в электронном виде. Для этого надо просто позвонить на номер 8 (83191) 510-85.

Өлкәннәр айлыгы кысаларында безнең татар авылларындагы агайлар белән алмайларга да җылы игътибар һәм олы сый-хөрмәт күрсәтелә. Мәсәлән, Семочки авылы башлыгы Равил Бәдретдинов җирле имам Рәшит хәзрәт Хайретдинов теләктәшлегендә һәм мәхәллә ярдәмендә 15 октябрьдә мәчетнең ашханә бүлмәсендә авылның иң хөрмәтле 60 өлкән буын вәкилләре өчен хәтем-догалы һәм садакалы аш мәҗлесе уздырган. Нәзер корбанны әтисе Хашим бабайның 100 яшьлек туган көне уңаеннан чалган һәм аның якты истәлеге итеп хәер-садакасын да тараткан. Кадерле кунакларны мәчет тә бүләксез җибәрмәгән.

Газетабызның бу санында шулай ук Петрякста, Камкада, Мөтеравылда, Зур Рбишчада һәм Уразавылда өлкәннәргә нинди хөрмәт куелганы турында укырга мөмкин.

Ә безгә кызыклы һәм мөһим булган даталарга килгәндә, алар түбәндәгеләреннән гыйбарәт. 1919 елның 13-15 январендә Семочкида шәһитләрдән киткән милләттәшләребез истәлегенә уздырылып килгән “Хәтер көне”нең киләсе 100 еллыгын 2019 елның 3 августында зурлап билгеләп үтү күзаллана. Шул максат белән барлыкка килгән оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында мәгълүм булганча, агымдагы елның 1 ноябрендә Түбән Новгородта өлкә Диния нәзарәте Съезды узачак. Шул кысаларда өлкә мөселманнары һәм чит төбәкләрдән килгән олы дин әһелләре Нижгар Диния нәзарәтенең 25 еллыгын да билгеләп үтәчәк, “Фәизханов укулары” Гомумроссия фәнни-практик конференциядә дә катнашачак.

Икенче көнне, ягъни 2 ноябрьдә, 1812 елгы Ватан сугышында катнашкан пашатлыларга туган авылларында һәйкәл ачылачак. Бу игелекле эшнең нигезендә авылдашлары Рәшит Хөсәинович Хәсәнов тора. Ә Уразавылның мәртәбәле “Сабан туе-2019” 15 июньгә билгеләнгән икән инде.

Күренекле якташыбыз һәм татар халкының бөек җырчысы Рәшит Ваһаповка, ниһаять, Казанда һәйкәл куелачак. Һәрхәлдә, Татарстанның мәдәният министрлыгы иң яхшы эскиз проектына ябык иҗади бәйге игълан итте. Ул, агымдагы атнада башланып, 2019 елның 20 январенә кадәр дәвам итәчәк.

Бөтендөнья татар конгрессы 27 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә “Татарча диктант” акциясе уздыра. Безнең регионда оештыручылар булып өлкә татар автономиясе һәм “Туган як” газетасы чыга.

Пильна районы татарлары өчен “Татарча диктант” Сафаҗай мәктәбендә булыр, Спас районы татарлары Татар Моклокасы мәктәбенә килеп яза ала, Сергач районы татарлары Юбилейный поселогы, 15 “а” адресы буенча балалар иҗат йортына җыелачак, ә Кызыл Октябрь районында яшәүчеләргә татар мәктәпләрендә мөмкинлекләр тудырылачак. Шулай ук Сечен районы Красный Остров авылы халкы да катнашырга теләк белдерде. Алар бу акцияне яңартылган клуб бинасында уздырачаклар.

Белешмәләр өчен телефоннар: 8 831 413 19 10 Рәзилә Ахмадуллина;

8 831 91 5-19-24, Наилә Жиһаншина.

Һәм соңгысы. 23 октябрьдә Ыргуда, 24ендә Шөбиледә “Туган як”ка язылучыларны редакция бүләкләячәк.

Автор: Туган як

По этой теме:

Лайкнуть:

Версия для печати | Комментировать | Количество просмотров: 2389

Поделиться:

Загрузка...
ОБСУЖДЕНИЕ ВКОНТАКТЕ
МНОГИМ ПОНРАВИЛОСЬ
НародныйВопрос.рф Бесплатная юридическая помощь
При реализации проекта НародныйВопрос.рф используются средства государственной поддержки, выделенные в соответствии с распоряжением Президента Российской Федерации от 01.04.2015 No 79-рп и на основании конкурса, проведенного Фондом ИСЭПИ
ПОПУЛЯРНОЕ
ВИДЕО
Яндекс.Метрика