Узган елның соңгы көнендә – 3 январьдә “Туган як”ның якын дусты, көрәшче-ветеран, милләтпәрвәр шәхес һәм дин әһеле Хәмзә хаҗи Боцкинны 76 яшендә соңгы юлга озаттык.
Хәмзә ага туган авылы Яңа Мочалига еш кайтып йөрде, Сергачка килеп, безнең редакциягә керергә дә вакыт таба иде. Аның белән очрашкач, сөйләшеп туя алмый идек. Гомумән, үзебезне туганнар кебек хис иттек. Бәлки, шуңа күрәдер аның бу якты дөньядан китеп баруына ышанасы да килми, бүген арабызда булмаса да, аның белән бәйле истәлекләр хәтердә саклана. Без әле аны һаман да янәшәбездә, фани дөньяда дип хис итәбез.
Искиткеч сабыр, тыйнак, кешелекле, киң күңелле, олы җанлы Хәмзә ага күңелләребездә озак вакыт сакланыр. Аны искә алган саен акыллы киңәшләрен, сабыр карашын күз алдына китерербез. Хәмзә аганың урыны җәннәттә булсын. Шул сәбәпле, аның якыннарының, туган-тумачаларының тирән кайгыларын уртаклашабыз, Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык бирсен, диябез.
Аның якты исеме сүнмәс йолдыз кебек безнең күңелләрдә мәңге яшәячәк.
“Туган як” редакциясе коллективы.