Хөрмәтле ветераннар, кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!
Сезне барыгызны да 9 Май белән ихластан тәбрик итәм! Бөек Ватан сугышы – кешелек тарихындагы иң дәһшәтле сугышларның берсе. 1941 елда илебез иминлеге өчен барлык милләтләр дә, бер йодрык булып, дошманга каршы күтәрелделәр. Туган авылларын, үз гаиләләрен, кадерле нигезләрен илбасарлардан таптатмас өчен, татар милләтенең кыз-уллары да үз-үзләрен аямыйча сугыштылар, җиңүне якынайтуга зур өлеш керттеләр.
9 Май бәйрәмендә күзләребезгә бер үк вакытта шатлык һәм кайгы яшьләре тула. Миллионлаган ватандашыбыз шушы җиңү өчен үзләрен корбан иттеләр. Без аларның якты рухын һәрвакыт кадерләп торырга бурычлы. Вакыт җилләре беркемне дә кызганмый, сугыш һәм тыл ветераннарының сафлары елдан-ел сирәгәя.
Хөрмәтле ветераннар! Йөрәкләребездә сезгә булган эчкерсез рәхмәт сүзләре беркайчан да бетмәячәк. Ватаныбызны бөртекләп аякка бастырган кешеләрнең батырлыгы алдында без һәрвакыт баш иябез.
Сезгә чын күңелдән саулык-сәламәтлек, озын бәхетле тормыш телибез. Көннәребез имин, дөньяларыбыз тыныч булсын, сугыш афәтләре ишек какмасын. Каһарманнар даны мәңгелек!
Васил Шәйхразиев, ТР Премьер-министры урынбасары, БТК Милли Шура рәисе.