Кайбер рухи мәктәбәләрдә белем алучы шәкертләребез туган авылларында гомер-гомердән килгән гореф-гадәтләрне, дини йолаларны санламыйча, үзгәрешләр кертмәкчеләр.
Кайберләрен хәтта тыймакчылар да, шул өлкәдә садака тарату өлкәсендә дә кайбер сораулар туа. Берәүләр җеназада хәер өләшүне дөрес дип тапмаса, икенчеләре – хәлле авылдашлар садака ияләре түгел”, - ди.
Менә шундый сораулар белән безнең редакциягә дә мөрәҗәгать итүчеләр бар. Һәм нәкъ менә аларның берсенә тулы аңлатманы өлкә мөселманнарының Алемнар советы рәисе, Т.Новгородның “Тәүбә” җәмигъ мәчете имам-хатибы Мөнир хәзрәт Бәюсов “Туган як”ның социаль челтәрләрендәге “Ок” һәм “ВК” сәхифәләрендә урнаштырылган видеоязмасында бирә. Без аны әле 29 апрель көнне үк элеп куйдык. Керегез, тыңлагыз, нәтиҗә ясагыз.
НародныйВопрос.рф Бесплатная юридическая помощь
При реализации проекта НародныйВопрос.рф используются средства государственной поддержки, выделенные в соответствии с распоряжением Президента Российской Федерации от 01.04.2015 No 79-рп и на основании конкурса, проведенного Фондом ИСЭПИ