Татар дөньясы зур югалту кичерә.
27 мартка каршы төндә милләтебезнең бөек шәхесе, Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин 71 яшендә вафат булды. Соңгы елларда аның яман чир белән көрәшкәне билгеле. Яраткан шагыйребезнең дөньядан китүенә ышануы да авыр. Аның шигырьләрен өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да һәрвакыт яратып укый иде. Шаян, оптимист рухлы, үткен телле шагыйрьнең сәхнәдән сөйләгән ялкынлы, оста чыгышлары да онытылырлык түгел. Соңгы елларда ул Интернетны яулап, социаль челтәрләрдә дә популярлашты.
“Туган як” газетасы редакциясе мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели. Роберт абыйның урыны җәннәттә булсын…
НародныйВопрос.рф Бесплатная юридическая помощь
При реализации проекта НародныйВопрос.рф используются средства государственной поддержки, выделенные в соответствии с распоряжением Президента Российской Федерации от 01.04.2015 No 79-рп и на основании конкурса, проведенного Фондом ИСЭПИ