Версия для слабовидящих |
18+
Выбрать регион

Общественно-политическая газета Нижегородской области

607510, Нижегородская область, город Сергач , улица Советская, дом 35
телефон: +7 (83191) 5-19-49, 5-19-24, 5-10-85
e-mail: tу-yshlek@mail.ru; ty.reklama@yandex.ru

Бәхет тә һәм мәхәббәт тә ГАИЛӘ

Из номера от 13 июля.

Һәр кеше өчен гаилә - иң изге, иң кыйммәтле, иң кирәкле. Нәкъ гаиләдә без ышаныч, яшәү көче алабыз. Безнең җәмгыятьтә гаилә институтына һәрчак зур игътибар бирелә, ә июльнең икенче якшәмбесе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан: "Нәрсә соң ул мәхәббәт һәм бу көнгә нинди мәгънә бирәсез?" - дигән сорау белән өлкәнең билгеле кешеләренә мөрәҗәгать иттек.Безнең татар авылла-рында да бар яктан да үрнәк гаиләләр бихисап.

- Яшьрәк чакта мәхәббәт – ул бергә булу бәхете дип кенә уйлый идем. Хәзер инде бу хис артында күпкә зуррак нәрсә торганын аңлыйм, - дип сөйләде регион башлыгы Глеб Никитин. – Мәхәббәт ул һәр көн яңа төсләр, яңа хисләр белән тулыландырып торучы бергәлек иҗат, авыр чакларда сынала торган хис. Сине аңлаучы якын кешең белән бүлешкән шатлык, уңыш та икеләтә артык булып күренә.

Мәхәббәт ул кечкенә кабыну түгел, ә озак, якты итеп, җылы биреп янучы гаилә учагы. Минем әти-әнием 40 елдан артык бергә һәм аларның төрле сынауларны җиңгән корычтай нык гаиләсе минем өчен ачык үрнәк. Без хатыным катя белән 17 ел яшибез һәм һәр көн диярлек берәмтекләп гаиләбезне төзибез, бер-беребезгә таяныч булып, мәхәббәттә яшибез. гаилә - ул зур җаваплылык, көндәлек хезмәт, зур бәхет һәм аны сакларга кирәк. Балаларыбыз Петр белән аринаны да шушы бәяләр белән тәрбияләргә тырышабыз (фотода).

- Мәхәббәт, беренче чиратта, бер-береңә булган ихтирам, аңлашучанлык, икенче яртыңны бөтен барлыгы белән кабул итү һәм зур җаваплылык. Без Наилә белән 44 ел хисләребезне сүндермичә татулыкта гомер итәбез, өч бала тәрбияләп үстердек, 9 оныгыбыз бар. Җәмгыять каршында бурычыбызны үтәдек кебек, әмма эшләнеп бетмәгән эшебез бар кебек иде һәм тәрбиягә дүрт туган рус балаларын алдык. уңышсыз гаиләдә, аннары балалар йортында тәрбияләнгән нарасыйлар күңеленә юл табу җиңел булмады, әмма бар мәхәббәтебезне, назыбызны жәлләмичә без аларның туңган күңелләрен эретә алдык. Һәм менә алты ел инде зур, бердәм гаилә булып яшибез. Юля-быз тормышка чыгып, тагы бер онык бүләк итте инде. Олыларыбыз барысын да кайгыртып тора һәм бу бәхетле гаилә күрсәткече, - ди Россиянең атказанган физкультура хезмәткәре, "Нижегородская семья" исеменә лаек булган Зәки ага Валемеев.

Әйтергә кирәк, өлкә үсеш Стратегиясенең дә төп юнәлеше гаилә бәяләренә, аңа ярдәм итүгә юнәлтелгән.

Наилә ЖИҺАНШИНА.

Автор: Туган як

По этой теме:

Лайкнуть:

Версия для печати | Комментировать | Количество просмотров: 2634

Поделиться:

Загрузка...
ОБСУЖДЕНИЕ ВКОНТАКТЕ
МНОГИМ ПОНРАВИЛОСЬ
НародныйВопрос.рф Бесплатная юридическая помощь
При реализации проекта НародныйВопрос.рф используются средства государственной поддержки, выделенные в соответствии с распоряжением Президента Российской Федерации от 01.04.2015 No 79-рп и на основании конкурса, проведенного Фондом ИСЭПИ
ПОПУЛЯРНОЕ
ВИДЕО
Яндекс.Метрика